Больше-Битаманская сельская библиотека - филиал № 10

Шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның тууына 95 ел

Гөлшат Зәйнашева – җыр жанрында актив иҗат иткән шагыйрә. Аның лирик таланты һәм иҗат үзенчәлекләре дә нәкъ менә шул жанрда ныграк ачыла. Нигездә, мәхәббәт, туган җир, табигать, яшьлеккә бәйле темаларга язылган лирик шигырьләре халыкчан гадилеге, ритмик төзеклеге, идея-хис бөтенлеге һәм музыкаль аһәңе белән аерылып тора. Шуңа күрә Зәйнашеваның шигъри иҗаты музыка әһелләренең игътибарын һәрвакыт үзенә тартып килгәндер дә.