Больше-Битаманская сельская библиотека - филиал № 10

Язучы Илдар Юзеевның тууына 90 ел

Илдар Юзеев — татар совет поэзиясенең күренекле вәкиле. Аның беренче шигыре 1943 елда, автор өченче класста укыганда ук басылып чыга. Ә инде укынчы класста чакта аның әсәрләре Башкортстан республикасы матбугатында күренә башлый. Шагыйрь 50 нче еллардан үзенең төп иҗади көчен поэмалар язуга багышлый. Аның поэмаларын аеруча яшьләр яратып кабул итә. «Таныш моңнар» поэмасыннан соң шагыйрьнең исеме киң катлау укучыларга билгеле була. «Әнкәй», «Фәрит-Фөридә», «Таймас», «Өчәү чыктык ерак юлга», «Язылмаган поэма», «Тынлык белән сөйләшү», «Соңгы сынау», «Карурман», «Таш диварлар авазы», «Мәхәббәт китабы», «Олы юлның каены», «Өзелмәс кыллар» һәм башка лирик, драматик поэмалары белән ул үзен замана проблемалары турында тирән уйланучы фәлсәфи шагыйрь итеп танытты.