Мөсәгыйт Хәбибуллинның тууына 95 ел
«Чоңгыллар» романы өчен М. Хәбибуллин 1977 елда Татарстанның Әгерҗе районы А. Пушкин исемендәге колхоз премиясенә лаек булды. Язучы буларак, М. Хәбибуллин чынбарлыкны фәлсәфи һәм тарихи тасвирлау юнәлешендә үсә бара. Сиксәненче еллар башында иҗат ителгән «Сулар үргә акса да» һәм борынгы төрки халыкларның тарихына багышланган «Кубрат хан» («Казан утлары», 1984, 8—10 нчы саннар) романнары аның зур иҗади мөмкинлекләре хакында сөйли.