Драматург Сәет Шәкүровның тууына 105 ел
С. Шәкүровның драматургия өлкәсендәге беренче иҗат тәҗрибәләреннән булган “Орденлы Касыйм” исемле өч пәрдәле песасы 1938 елда “Пьесалар” дигән күмәк җыентыкта дөнья күрә. Сугышка кадәр ул хикәяләр дә язып бастыра. Аннан соң ул озак вакыт язмый тора. Аның күләмле икенче әсәре — “Тормыш бусагасында” исемле драмасы фәкать егерме елдан соң гына язылып тәмамлана. Төрле театр сәхнәләрендә драматургның шигырь белән язылган “Зөһрә йолдыз” исемле трагедиясе, “Уракчы кыз”, “Мәхәббәт газабы”, “Сары елан”, “Кыз бирү”, “Карт гашыйк”, “Тол хатыннар, тол кызлар” кебек драмалары куела.