Язучы Әхсән Баяновның тууына 95 ел
Ә.Баян — иң әүвәл шигъри әсәрләре белән танылган әдип. Шигырьләре район газетасында — 1943 елдан, республика матбугатында 1951 елдан басыла башлый, беренче җыентыгы («Диңгез шавы») Татарстан китап нәшриятында 1959 елда чыга. Ә.Баян — шигъри әсәрләре тупланган ике дистәдән артык китап авторы. Аның күпсанлы лирик һәм фәлсәфи-публицистик шигырьләре, балладалары һәм «Яшел мәйдан» (1957), «Диңгез шавы» (1958), «Мират» (1959), «Сез аңларсыз мине» (1963), «Сәяхәтнамә» (1969), «Кышкы чәчәкләр» (1974) кебек поэмалары, үзе яшәгән заманның характерлы билгеләрен, яшьтәшләре буынының романтик уй-хисләрен, өметләрен сәнгатьчә гәүдәләндерү юлында үзенчәлекле иҗат тәҗрибәсе буларак, XX гасырның икенче яртысындагы татар поэзиясе хәзинәсендә лаеклы урын алын торалар.