Язучы Альберт Хәсәновның тууына 85 ел
Альберт Хәсәнов – ике дистәдән артык басма китап авторы. Аларның күпчелеге язучы иҗатының төп юнәлешен тәшкил иткән иң актуаль темага – табигатьне саклауга багышланган. А.Хәсәнов 1985 елда «Дружба народов» журналында басылып чыккан «Несказанный свет» дигән повесте өчен журналның махсус бүләгенә лаек була, 1995 елдан «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем йөртә.