Больше-Битаманская сельская библиотека - филиал № 10

Юбиляр язучы

Камил Мостафинның «Вокзалда» исемле беренче шигыре 1956 елда «Татарстан яшьләре» газетасында басылып чыга. Шул вакыттан бирле оригиналь шигырьләре һәм русчадан шигъри тәрҗемәләре белән Татарстан көндәлек матбугатында даими катнашып килә, 1966 елда «Җыр сафка чакыра» исемле мөстәкыйль җыентыгын бастыра. Хәзер аның татар телендә һәм рус теленә тәрҗемәдә дөнья күргән дистәгә якын китабы бар. Моннан тыш, К. Мостафинның шигырьләре төрле елларда татар һәм рус телләрендә Казан, Чиләбе, Мәскәү, Донецк нәшриятларында чыккан күмәк җыентыкларда, альманахларда, антологияләрдә һәм «Огонек», «Юность», «Смена», «Совет-ский воин», «Урал» кебек журналларда урын алган.