Больше-Битаманская сельская библиотека - филиал № 10

Язучы Кояш Тимбикованың тууына 85 ел

 Кояш Тимбикова үзенең беренче иҗат тәҗрибәләре — очерк характерындагы журналистик язмалары һәм хикәяләре белән көндәлек матбугатта 1959 елдан күренә башлый. Алтмышынчы елларда Татарстан, Башкортстан газета-журналларында, Татарстан китап нәшрияты чыгарган «Кояш безгә елмая» (1962), «Тылсымлы таяк» (1964) кебек күмәк җыентыкларда аның күп кенә очерклары, хикәяләре басыла, ә 1969 елда «Зәңгәр күлмәк» исемле хикәяләр һәм «Күңелләргә күләгә төшмәсен» исемле очерк китаплары дөнья күрә. Тагы бераздан, 1971 елда, «Инешләр Иделгә коя» исемле күмәк җыентыкка яшь авторның күләмле беренче әсәре — «Синең өчен» дигән повесте урнаштырыла. Язучының шуннан соңгы иҗаты сәнгатьчәлеккә ирешү, тормыш материалын тирәнрәк анализлау юнәлешендә бара. Җитмешенче елларда ул авылның хезмәт кешеләрен, бигрәк тә хатын-кыз образларын шактый нечкә психологик алымнар белән гәүдәләндергән бер төркем хикәяләр («Сөлге булсын бүләгем», «Шикәр Гайшә», «Таяныч», «Ут» һ. б.), КамАЗ төзүче яшьләр тормышына багышланган «Агым уртасында» (1978), археологлар турында «Тәңкәле тау» (1980) һәм мораль-этик проблемаларны күтәргән «Кышкы талпыну» (1981), «Ярлар биек» (1982) исемле повестьларын иҗат итә. https://vk.com/id646689640?w=wall646689640_267%2Fall