Язучы Лирон Хәмидуллинга 90 яшь
Балачактан ук күңеле әдәбиятка тартылган Л.Хәмидуллинны Казанга күченеп килергә этәргән төп сәбәпләрнең берсе, әлбәттә, аның татар әдәбиятына, татар мохитенә якынрак булу омтылышы белән бәйле. Казанга килгәч, ул шәһәрнең трамвай-троллейбус идарәсенә үз белгечлеге буенча эшкә урнаша, 1967 елның язына кадәр анда юл бүлеге инженеры, баш инженер булып эшли, берара идарәнең партия комитеты секретаре вазифаларын да башкара. Шул елларда «Татарстан яшьләре» газетасында хәбәрләре, кыска-кыска очерк язмалары басыла башлый, яшь язучылар альманахы кебегрәк нәшер ителгән «Яшьлек таңы» (1964), «Кайнар хисләр» (1966) исемле күмәк җыентыкларда берничә хикәясе урнаштырыла. 1968 елда Татарстан китап нәшриятында, нигездә тимер юл эшчеләре тормышына, аларның авыр һәм тынгысыз хезмәтенә багышланган «Юлда» исемле хикәяләр җыентыгы һәм 1971 елда «Дала иртәсе» дигән повесте дөнья күрә. Китаплар икесе дә үз вакытында әдәби тәнкыйтьтә Ф.Миңнуллин, Х.Сарьян тарафыннан уңай бәя алалар.