4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне
Чагыштырмача яшь булган бәйрәмне без 2005 елдан алып билгелибез. Халыклар бердәмлеге көнен билгеләү идеясе Русиянең Динара советы тарафыннан 2004 елның сентябрендә тәкъдим ителә. Аны Дәүләт Думасының Хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты хуплагач, Дума инициативасы статусын ала. 2004 елның 27 декабрендә бәйрәм турындагы проект өченче укуда кабул ителеп, Хезмәт кодексына кертелә. Моңарчы без 7 ноябрьдә бәйрәм итә идек.
СССР таркалу белән бергә Бөек Октябрь инкыйлабы бәйрәменең дә әһәмияте югала. 1991 елда аны беренче тапкыр дәүләт дәрәҗәсендә бәйрәм итми башладылар. 1996 елда Русия президенты Борис Ельцин аны “Килешү көне” дип үзгәртте. 2004 елдан 7 ноябрь эш көненә әйләнде. Ә 2005 елдан без 4 ноябрьне Халыклар бердәмлеге көне буларак билгели башладык.