Драматург Ризван Хәмид
Ризван Мирхәбибулла улы Хәмидуллин 1941 елның 24 октябрендә Башкортстаң АССРның Ярмәкәй районы Усман-Ташлы авылында колхозчы гаиләсендә туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, 1959 елда Октябрьский шәһәрендәге кыска курслы техник училищедә укый һәм бер ел аяк киемнәре тегү фабрикасында эшли, аннан шул ук Октябрьский шәһәрендәге «Нефтеавтоматика» заводына күчеп, слесарьлык профессиясен үзләштерә. 1962 елда Уфага барып, түбән вольтлы электр аппаратуралары заводында елга якын слесарь булып эшләгәннән соң, югары белем алу нияте белән Казанга килә һәм педагогия институтының татар мәктәпләре өчен рус теле һәм әдәбияты укытучылары әзерли торган бүлегендә укый башлый. Бер елдан, хәрби хезмәткә чакырылуы сәбәпле, аңа укуын вакытлыча өзеп торырга туры килә. һәм ул институтны фәкать 1971 елда гына тәмамлый. тулырак : https://vk.com/wall226255776_3143