Безнең юбиляр
Ю. Сафиуллинга 75 яшь тулу уңаеннар китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды. укучылар аның биографиясе һәм китапханәдә булган китаплары белән таныштылар
Ю.Сафиуллин егермедән артык сәхнә әсәрләре авторы. Аларның күпчелеге 1970 елларның башында язылган, ләкин берничәсе генә сәхнәләштерелгән. Шулардай «Әллә өйләнергә инде?!» (Татар дәүләт драма һәм комедия театры, 1977), «Менә без дә үсеп җиттек...» (Әлмәт драма театры, 1979), «Ни булган бу ирләргә?!» (Әлмәт драма театры, 1981), «Әбидә кунак егетләр» (Минзәлә драма театры, 1981), «Алмазбулат» (Татар дәүләт академия театры, 1981), «Ләйсән ире Хәсән» (Татар дәүләт академия театры, 1986) кебек драма әсәрләре әдәбият-сәнгать җәмәгатьчелеге һәм тамашачылар тарафыннан җылы каршы алынды. Автор үз әсәрләрендә кешеләрдәге әхлак, табигатькә мөнәсәбәт, бүгенге һәм киләчәк буыннар турында уйлану, мещанлыкның яңа формаларына каршы көрәш, мәхәббәт һәм гаилә мөнәсәбәтләренә җитди караш шикелле, замандашларыбызны тирәнтен кызыксындыра һәм борчый торган актуаль мәсьәләләрне күтәрә һәм шуларны үзенчәлекле сәнгать чаралары, әдәби образлар ярдәмендә үтемле итеп әйтеп бирергә омтыла. Аны драматург буларак таныткан әсәре – «Идегәй» дастаны (Н.Исәнбәт пьесасы буенча). 1983 елда Татарстан китап нәшриятында драматургның пьесалар җыентыгы («Менә без дә үсеп җиттек...») басылып чыкты.