Драматург Юныс Сафиуллинга 75 яшь
Драматургның сиксәненче-туксанынчы еллар дәвамында театр сәхнәсендә дөнья күргән пьесалары («Менә без дә үсеп җиттек», «Ни булган бу ирләргә?», «Әллә өйләнергә инде?!», «Алмазбулат», «Пар канат», «Йөзек һәм хәнҗәр», «Ләйсән ире Хәсән»), үз вакытында тамашачы тарафыннан җылы кабул ителеп, әдәби тәнкыйтьтә дә уңышлы спектакльләр буларак бәяләнәләр. 1994 елда «Идегәй» дастанына һәм тарихи чыганакларга нигезләнеп язылган «Идегәй» трагедиясе аеруча зур резонанс ала. Татар академия театры аны ике тапкыр Мәскәүгә алып бара. Анда театр белгечләре спектакльне трагедия жанрында дөнья драматургиясе ирешкән югарылыкта язылган, бу жанрның бөтен таләпләренә җавап бирерлек әсәр нигезендә туган спектакль дип бәялиләр.