Фронтовик шагыйрь Гали Хуҗиевның тууына 110 ел
Гали Хуҗи әдәбиятка утызынчы елларда килә. Аның «Шатлык» исемле беренче шигъри җыентыгы 1936 елда басылып чыга. Шуннан соң дистәләрчә китаплары («Яшьлек тавышы», «Комсомолка», «Сабан тургайлары», «Зоя», «Туган җир», «Чын күңелдән», «Мин сөям сезне, дуслар!», «Кояшлы иртә», «Идел хикәясе» һ.б.) дөнья күрә.