Шагыйрь Нури Арслановның тууына 110 ел
Әдәбиятка Н. Арсланов сугышның иң кызган чорында «Мәхәббәт» (1942) һәм «Рус кызы» (1943) исемле поэмалары белән килеп керә. Сугыш тәэсирләреннән туган һәм совет кешеләренең патриотик хисләрен, фронттагы батырлыкларын данлаган бу поэмалар үз вакытында әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан жылы каршы алына. Шуннан соц аның шигъри таланты, осталыгы китаптан-китапка үсә-чарлана бара, иҗаты яңадан-яңа сыйфатлар һәм яңа темалар белән байый. Илленче елларда бетен дөньяда җәелгән тынычлык өчен көрәш, изелгән халыкларның милли азатлык хәрәкәтләре, сугыштан соңгы Татарстан тормышындагы социаль һәм әкономик узгәрешләр, нефть промышленносте барлыкка килүе — болар берсе дә шагыйрьнең игътибарыннан читтә калмый. «Ай Хян белән Ли» (1950), «Корея гөле» (1951), «Давыл кызы» (1954), «Яшьлек чишмәсе» (1954), «Көзге» (1955), «Тапкыр игенче» (1959) кебек терле халыкларның авыз иҗаты әсәрләреннән файдаланып язылган поэма-легендалар һәм поэма-әкиятләр, «Девон фонтаннары», «Якты юл», «Язгы яңгыр алдыннан» исемле шигырь жыентыклары, балалар өчен язылган «Ауда», «Сыерчык», «Карамаймалай әкияте» исемле китаплар һәм, ниһаять, «Баулылар» (1950), «Көймәдә» (1957) кебек тиз вакыт эчендә халык арасында популярлашып киткән жырлары Н. Арслановның бу еллардагы иҗат диапазонын билгелиләр. https://vk.com/id646689640?w=wall646689640_254%2Fall