Больше-Битаманская сельская библиотека - филиал № 10

Юбиляр язучы

Рифә Рахманның тәүге «Шук алма, моңсу алма» дип исемләнгән китабын (1995) әдәби җәмәгатьчелек бик җылы каршы ала. Шагыйрәнең «Төнге кояш» җыентыгы да «Ел китабы — 1999» бәйгесендә III дәрәҗә дипломга лаек була. Болардан тыш аның «Күзләрең төймәләнсә», «Көзге төн күбәләге», «Керфекле тәрәзәләр», «Мине генә уйла!», «Коела йолдыз» һ.б. китаплары бар.
Язучының чәчмә мирасы да бай. Аның прозасы тормышны табигый тасвирлау, көтелмәгән сюжетлар, үзенчәлекле чишелешкә ия конфликтлар һәм шәхесара мөнәсәбәтләр тарихы белән истә кала. Тәүге җыентыгы булган «Айлы күлдәвекләр» (2006) үз чоры укучысының яраткан китабына әверелә.

Язучы драматургия өлкәсендә дә эзләнә. Хәзергә кадәр иҗат ителгән пьесалары арасыннан «Сайласаң, санламасаң да...» драмасын заманның актуаль проблемаларын яктырткан һәм эчке конфликт алгы планга чыгарылган үзенчәлекле әсәр буларак билгеләргә мөмкин.