Безнең юбиляр
Шагыйрь һәм драматург Рөстәм Мингалим (Рөстәм Гали улы Миңлегалимов) 1937 елның 15 августында Самара өлкәсенең Камышлы (хәзерге Келәүле) районындагы Йолдыз дигән авылда игенче гаиләсендә туа. Йолдыз һәм Дәүләткол авылларында җидееллык мәктәпне, аннары Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә авыл хуҗалыгы училищесын тәмамлаганнан соң, 1955-1956 елларда Казакъстанның Күкчәтау өлкәсендә тракторчы һәм комбайнчы, 1956-1959 елларда Ташкент шәһәре заводларында слесарь һәм станоклар көйләүче, соңыннан, Бөгелмә шәһәренә кире кайтып, йөк ташучы һәм геофизик экспедициядә электр җиһазлары буенча слесарь булып эшли. 1962-1967 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, университетны тәмамлагач, сигез елга якын татар балалар газетасы «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») редакциясендә әдәби хезмәткәр һәм җаваплы секретарь, ә 1975-1977 һәм 1989-1997 елларда Татарстан Язучылар берлегендә әдәби консультант вазифаларын башкара. 1977-1980 елларда Р.Мингалим Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларны һәм Дәүләт театр сәнгате институты (ГИТИС) каршындагы берьеллык театр курсларын тәмамлый.
Р.Мингалим балаларга атап язган «Әйт, Кояшым» (1966) һәм зурлар өчен «Эзләр» (1967) исемле беренче шигъри җыентыкларында ук татар поэзиясендә мөстәкыйль үз юлын табарга, тормыш күренешләрен үзенә генә хас образлы фикерләү һом форма чаралары ярдәмендә гәүдәләндерергә тырышучы, шигырьдә масштаблылыкка, ассоциатив фикер һәм хис бердәмлегенә омтылучы, эзләнүчән шагыйрь буларак мәйданга чыга. Заман, яшәеш турында фәлсәфи уйланулар рәвешендә язылган күпсанлы лирик һом публицистик шигырьләрендә, күтәренке-патетик рухтагы «Минем дәүләт» (1969), «Күз карасы» (1972), фәлсәфи-лирик уйланулар белән сугарылган «Иртәгә» (1975), «Ике авыл арасы» (икенче исеме — «Күк астында», 1979) поэмаларында әдипнең үзенчәлекле шигъри авазы тагы да ныгый, ачыклана төшә, уй-хисләре тагы да масштаблырак төс ала. Шагыйрь үзенең әсәрләрендә илләрне, халыкларны, милләтләрне борчыган зур мәсьәләләр турында сүз йөртә, шәхси кичерешләрен дөньяви проблемалар, чор-заман, тормыш агышы тудырган конкрет вакыйгалар белән бәйләп, аларга үзенең фәлсәфи мөнәсәбәтен белдерә. Аның сурәтләүдәге шигъри буяулары да үзенчәлекле: шигырьләре һәм поэмалары тормышчан конкрет детальләргә, киң-тирән мәгънәле метафора, чагыштыруларга бай булуы, ритмик яңгырашлы, иркен-ирекле формада язылулары белән җәлеп итәләр.
Р.Мингалим иҗат эшчәнлегенең башлангыч чорларыннан алып хәзергәчә балалар әдәбиятында, проза һәм драматургия жанрларында бердәй актив эшли. Балаларга атап язган тезмә әсәрләре һәм шигъри әкиятләре аның «Әйт, Кояшым!», «Ә сәгать келт-келт итә» (1968), «Уйларга кирәк» (1971), «Төнге әкият» (1973), «Бәхетле исем» (1977), «Исәнме, әткәй!» (1979), «Галстуклы кәҗә» (1992), «Учыма алган энҗе» (Уфа, 1995), «Их, Самара яклары!» (1998) кебек аерым җыентыкларында һәм сайланма тупланмаларында урын ала. Балалар киитапханәдә "Безнең юбиляр" дип аталган күргәзмә белән таныштылар