Юбиляр язучы
Рәшит Ибраһимовның әдәби иҗаты 1960 елларда «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй»), «Татарстан яшьләре» газеталары, «Ялкын» журналы битләрендә авиация, очучылар турында басылган язмаларыннан башланып китә. Аның балалар матбугатында «Көмеш канатлар» дигән махсус рубрикада даими басыла килгән, аңлаешлы-үтемле тел-стильдә язылган «Очучы булам дисәң», «Канатлыга зәңгәр биеклек», «Күктә ниләр булмас», «Көмеш канатлар, зәңгәр хыяллар» кебек популяр язмалары, очерклары яшь укучыларга, бигрәк тә малайларга киләчәктәге тормыш юлын сайлауда уңай тәэсир ясамыйча калмагандыр дип уйларга кирәк. Төрле күләмдәге йөзләгән язма, мәкалә, җиде китап — Рәшит Ибраһимовның кырык еллык әдәби иҗат нәтиҗәсе әнә шундый. Ул, иҗатының төп темасына тугрылык саклап, очучылар хезмәте, очкычлар һәм авиация турында яңа әсәрләр язу өстендә эшли.