Больше-Битаманская сельская библиотека - филиал № 10

Язучы Рәдиф Сәгъдигә 65 яшь

Университетта уку дәверендә Рәдиф Сәгъди ныклап әдәби әсәрләр иҗат итү белән шөгыльләнә башлый. Аның “Әллә язмыш, әллә ялгыш” (1988) моңсу драмасы, “Финленди дә рәхәт ди” (1989) комедиясе, “Мөҗбирнең күккә ашуы” (1990) хыялый драмасы язылып, төрле театр сәхнәләрендә дөнья күрә башлый. Мәсәлән, “Финленди дә рәхәт ди” комедиясе Чаллы драма театрының репертуарында лаеклы урынын алды. Әдипне драматург буларак таныткан әсәрләрнең берсе – “Сынган беләзек” (1994) мелодрамасы – К.Тинчурин театрында куелды.