Шагыйрә Дилә Булгаковага 85 яшь
Д.Булгакова төп эшеннән буш вакытларында шигырьләр, нәсерләр, пьесалар, хикәяләр, юморескалар, балалар өчен әкиятләр иҗат итә. Әсәрләре урта мәктәптә укыган чагыннан бирле татар, башкорт һәм рус телләрендә чыккан газета-журналларда әледән-әле басылып килә. Алар нечкә хис белән сугарылган. Иҗатында драматик лиризм өстенлек итә. Шигъриятендә дә, чәчмә әсәрләрендә дә геройның иң тирән күңел кичерешләре ачыла. Автор милли эстетикага, традицион образларга, табигать күренешләрен җанландыруга игътибар итә. Татар әдәбиятында хатын-кыз авторлардан беренчеләрдән булып хикәяләрендә төрмә тормышын яктыртуга урын бирә.