ГАИЛӘ ТУРЫНДА МӘКАЛЬ-ӘЙТЕМНӘР ҺӘМ КАНАТЛЫ СҮЗЛӘР
Гаилә - ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була.
Гаиләнең нигезе нык булырга тиеш. Гаилә ул – йорт кебек, ә нигезе нык булмаган йорт җимерелә. Әти-әни – йортның тоткасы, ә балалар – аның көзгесе.