Больше-Битаманская сельская библиотека - филиал № 10

Сабантуй

Татар халкының сагынып көтеп алынган Сабантуй бәйрәме борынгы һәм яңа бәйрәм, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме. Сабантуй бәйрәме зур вакыйга булып исәпләнгән һәм аны бәйрәм итүгә хәзерлек эшләре озак барган. Кыш буена хатын-кызларыбыз бәйрәмгә бүләк әзерләгән, теккән, чиккән. Яз җитү белән малайлар йомырка, ә егетләр сөлге җыйган. Милли бизәкләр белән чигелгән сөлге иң кадерле бүләк булып саналган. Сөлге җыю, гадәттә, җыр-бию, уен-көлке белән бергә алып барылган. Бүләкләр колга башына эленгән, ә кайчакта егетләр үзләрен урап бәйләп куя торган була. Үзенә күрә Сабантуй шурасы булып саналган аксакаллар, ярышлар вакытында тәртип саклаган һәм җиңүчеләрне бүләкләү өчен жюри әгъзаларын билгеләгән. Бәйрәмнең кульминациясе - мәйдан. Биредә йөгерү, сикерү, милли көрәш буенча ярышлар, ат чабышлары үткәрелгән. https://vk.com/id646689640?w=wall646689640_225%2Fall