Больше-Битаманская сельская библиотека - филиал № 10

Сабантуй бирнәсе

Сабантуй бәйрәменә дә бер атна вакыт калып бара. 4, 5, 7 июнь көнне Битаман авыл җирлегенә кергән авылларда бүләк җыю оештырылды. “Сабантуй бирнәсе”, “Әрәпә” дип тә атыйлар бүләк җыюны. Нинди генә еллар килсә дә, халкыбыз борынгы бабаларыбыздан калган мирасны югалтмаган, җиренә җиткереп, йоласына туры китереп, Сабантуй бәйрәмен үткәреп барган. Чәчүләрне тәмамлап, мул уңыш, илебездә тынычлык, муллык, дуслык һәм туганлык хакимлек итүен теләп, халык бәйрәм мәйданы өчен бүләкләрен тапшырган. Матур итеп бизәлгән атка балаларны утыртып, гармун моңнары астында, халкыбызның онытылмас җырларын җырлап, милли киемнәрдән җыйдык бүләкләрне. Авыл халкы да яхшы әзерлек белән көтеп торган бүләк җыючыларны. Төрледән-төрле бүләкләрне кабул итеп алып, авыл халкын биетеп, җырлатып, җыйдык бүләкләрне. Мул табыннар әзерләп көткән урамнар да бар иде. Сыйларыннан без дә авыз иттек, балалар рәхәтләнеп сыйланды. Муса Җәлил, Тукай, Татарстан урамнарына бик зур рәхмәт йоланы җиренә җиткереп үтәгәннәре өчен. Соңгы урамны урап кайтканда, ат арбасы бүләкләрдән сыгылып, чиләкләр йомырка белән тулып тора иде. Матур итеп каршы алган, ачык йөзле, тәмле телле авылдашларга бүләкләре өчен чын күңелдән олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Сабантуйларын да яшәп туймаслык матур дөньяларда, тынычлыкта, сәламәт булып, күңел тынычлыгы белән үткәреп җибәрик. https://vk.com/id646689640?w=wall646689640_221%2Fall