Больше-Битаманская сельская библиотека - филиал № 10

Шагыйрь Рөстәм Зәкуанның тууына 65 ел

Актив җәмәгать эшләре алып бару белән бергә татар шигъриятендә Рөстәм Зәкуан үзенең сүзен укучыга җиткерергә омтыла. Автор, бай тормыш тәҗрибәсенә нигезләнеп, татар халкының фаҗигале тарихын, авыл кешесенең каршылыклы кичерешләрен тирәннән аңлап, фәлсәфи бәяләве белән истә кала. Аның шигырьләре туган якка чиксез мәхәббәт белән сугарылган. Шагыйрьнең лирик шигырьләре һәм бүгенге заманның җитешсезлекләренә сатирик карашы да үзенчәлекле.