Больше-Битаманская сельская библиотека - филиал № 10

Йолдыз Шәрәповага 60 яшь

Йолдыз Шәрәпова — әдәби иҗатын тулысынча балалар шигъриятенә багышлаган каләм иясе. 1994 елда аның «Антенналы бәрәңге» дигән беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә һәм китап укучылар арасында үткәрелгән «1994 ел китабы» конкурсында икенче урынны яулый. Аның балалар психологиясен нечкә тоеп, дөньяны тану-кабул итүдә бала аңындагы индивидуаль үзенчәлекләрне аңлап-белеп, үз күңеле аша уздырып, йөгерек тел белән язган шигырьләрендә юмор да, гыйбрәт тә, моңсулык та табигый рәвештә бергә үрелеп бара.