Больше-Битаманская сельская библиотека - филиал № 10

Нәүрүз бәйрәме

Кече Битаман авылында "Нәүрүз"бәйрәме булып узды. Халык рәхәтләнеп күңел ачты: Кыш Бабай һәм Нәүрүзбикә белән биеделәр, уеннарда катнаштылар, ботка ашадылар, коймак белән чәй эчтеләр, язга багышланган китап күргәзмәсе белән таныштылар.
Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз сүзе яңа көн дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар, бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бу бәйрәмнең хуҗасы — Нәүрүзбикә. Нәүрүз котлы булсын!

https://vk.com/wall226255776_3070