Язучы Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел
«Галия» мәдрәсәсе Г. Ибраһимовның тормышында тирән эз калдыра, аның рухи офыгы киңәюгә, әдәбият дөньясына тартылуына уңай йогынты ясый. Нәкъ менә шушы чорда аның беренче әдәби әсәрләре — Оренбургтагы Вәли мулла мәдрәсәсендә үз башыннан кичкән вакыйгаларга нигезләнгән «Зәки шәкертнең, мәдрәсәдән куылуы» (1907), «Гыйшык корбаннары» (1908), «Татар хатыны ниләр күрми» (беренче варианты, 1909), исемле хикәяләре һәм «Борынгы ислам мәдәнияте» (1908—1909) дигән тарихи хезмәте языла.