Больше-Битаманская сельская библиотека - филиал № 10

Герой-шагыйрь Муса Җәлил

ҖӘЛИЛ МУСА (1906–1944) Татар халкының каһарман улы, герой-шагыйрь Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында урта хәлле игенче гаиләсендә дөньяга килә. Муса укуын башта авыл мәктәбендә, аннары Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Мәдрәсәдә уку елларында (1914–1917) матур әдәбият белән кызыксына, Тукай, Дәрдемәнд, Сәгыйть Рәмиев әсәрләре белән якыннан танышып, шулар тәэсирендә үзе дә шигырьләр язып, аларны мәдрәсәдәге кулъязма журналга урнаштыра бара.