Больше-Битаманская сельская библиотека - филиал № 10

Язучы Рафис Корбанга 65 яшь

1987 елда Рафис Корбаннын кече яшьтәге балалар яратып кабул иткән «Буран кайда йоклый?» исемле беренче китабы дөнья күрә. Шуннан соң ике елдан «Җиде төстә кунакта» исемле икенче китабы, аннан «Сөзгәк болыт» (1991), «Капкорсак» (1992), «Капкорсак һәм Бавырсак» (1993) һәм башка шигъри җыентыклары нәшер ителә. «Капкорсак» китабы өчен автор 1993 елда Шәйхи Маннур исемендәге әдәби бүләккә лаек булды. Ул - шулай ук Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге бүләк иясе дә (2003).