Язучы Габдрахман Әпсәләмовның тууына 110 ел
Г. Әпсәләмов әсәрләрендә кешенең иң күркәм сыйфатлары — туган илгә һәм халыкка бирелгәнлеге, патриотизмы, сугыш кырындагы һәм хезмәттәге батырлыгы калку рәвештә, авторның үз язу стиленә генә хас күтәренке рух, романтик пафос белән сурәтләнде. Аның бай әдәби мирасы сугыштан соңгы татар әдәбияты хәзинәсенә кыйммәтле бер өлеш булып керде.
Г. Әпсәләмов Бөтенсоюз аренасында зур популярлык казанган татар совет язучыларыннан күренеклесе иде. 1940—1983 еллар арасында татар, рус телләрендә, СССР һәм чит ил халыклары телләрендә әдипнең йөзгә якын китабы дөнья күрә.