Больше-Битаманская сельская библиотека - филиал № 10

Язучы Кави Нәҗминең тууына 120 ел

Егерменче елларда К. Нәҗми зур активлык белән әдәби иҗат эшенә керешә. Дөрес, беренче чор әсәрләрендә, бигрәк тә поэзиясендә, ул төрле формалистик алымнар — футуризм, имажинизм концепцияләре белән дә мавыгып ала. Ләкин әдип бу мавыгулардан тиз котыла. «Чыныгу» (1923), «Иң соңгысы» (1924), «Шобага» (1925), «Миңлебикә кодагыйның кайгысы» (1926), «Таштугайга кайтмыйбыз!» (1928) кебек хикәяләре һәм аеруча хезмәт ияләренең революция, гражданнар сугышы аша социализмга килүен, яңа тормыш төзи башлавын реалистик картиналар һәм образлар аша сурәтләгән «Яр буенда учаклар» (1928), «Якты сукмак» (1929), «Кояшлы яңгыр» (1930) повестьлары белән ул шул чор татар совет язучыларының алдынгы сафына баса.