Язучы Рөстәм Кутуйның тууына 85 ел
Р. Кутуй —рус телендә иҗат итә. Аның әдәбияттагы беренче мөстәкыйль адымнары илленче еллар ахырына туры килә. 1961 елда Татарстан китап нәшриятында, хикәяләре тупланган «Мальчишки» («Малайлар») исемле беренче китабы, ә тагын бер елдан шигырьләр җыентыгы («Я иду по земле»—«Мин җирдән барам») дөнья күрә. Моннан соң да әдип иҗатында проза һәм поэзия жанрлары даими рәвештә бергә үрелеп бара: 1961—1983 еллар арасында Казан һәм Мәскәү нәшриятларында язучының унбер проза китабы һәм унбиш шигъри җыентыгы (шулардай алтысы — балалар өчен шигырьләр) басылып чыга.