Мөдәррис Әгъләмовның тууына 75 ел
М.Әгъләмов татар шигъриятен үзенчәлекле иҗат мирасы белән баеткан, меңъеллык классик поэзиябездә, Кол Гали, Мөхәммәдъяр, Кандалый, Акмулла, Тукай, Дәрдемәнд, С.Рәмиев, Бабич, Такташлар, якынрак заманның Х.Туфан, С.Хәким һ.б. шагыйрьләр иҗатында күп төрле, чачаклы шигъри формаларда, юнәлешләрдә гәүдәләнеш тапкан сүз сәнгатебезне алга таба үстерүче, аның милли рухлы традицияләрен дәвам иттерүче шагыйрьләрнең берсе булып таныла. Аның поэзиясенә музыкальлек, классик татар поэзиясе һәм халык иҗаты традицияләреннән үсеп чыккан табигыйлек, эчке бер моң хас.