Больше-Битаманская сельская библиотека - филиал № 10

Шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың тууына 95 ел

С. Сөләйманованың исеме әдәбият мәйданында илленче елларның урталарында күренә башлый. Шуннан соң үткән чирек гасыр эчендә ул, иҗат активлыгын һәм әдәби осталыгын үстергәннән-үстерә барып, алтмышынчы-җитмешенче еллар татар поэзиясендә үз шигъри дөньясы, үз аһәңе-моңы булган үзенчәлекле шагыйрьләрнең берсе булып таныла.