Язучы Гәрәй Рәхимгә 80 яшь
Г. Рәхимнең поэтик әсәрләренә хис-кичереш белән фәлсәфи фикернең бергә тыгыз үрелеп баруы, табигыйлек һәм кешелеклелек, тормышның үзеңнән тотып алынган реалистик сурәт-образ җирлегендә зур гомумиләштерүләр, ассоциатив чагыштырулар ясарга омтылу хас. Моның өстенә ул халык авыз иҗатындагы, бигрәк тә керәшен татарлары фольклорындагы сүз-бизәк һәм формалардан оста файдалана. Бу поэтик сыйфатлар әдипнең проза әсәрләрендә — «Омтылыш», «Ак күлмәкле кыз» җыентыкларына тупланган кыска хикәяләре һәм лирик парчаларында, шулай ук зуррак күләмле «Көннәр язга авышкач» (1977) һәм «Саргаймагыз, каштаннар» (1977) исемле повестьларында да ачык чагыла.
Г. Рәхим — курчак театры өчен «Кәҗә белән Сарык» (Г. Тукай буенча) әкият-пьесасы, опера өчен «Каһәрләнгән мәхәббәт» (М. Гафуринең «Кара йөзләр» повесте буенча) һәм «Аяз көнне яшен» («Бөек Болгар трагедиясе») исемле либреттолар авторы.