Сәмига Сәүбановага 75 яшь
Язучы төрле жанрларда каләмен сынап карый. Аның юмор-сатира, балалар һәм өлкәннәр прозасына караган («Кызтәкә», «Табигать ялгышы») повестьлары, («Күпер», «Арыслан буласым килә», «Кайда идең син, рәссам?», «Язмышым сагышы», «Яшьлегемнең моңсу җыры», «Көмеш күл») драма әсәрләре, мәдәнияткә кагылышлы мәкаләләре көндәлек матбугатта — «Чаян», «Сөембикә», «Ялкын», «Идел» журналларында, «Мәдәни җомга», «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан», «Сабантуй», «Татар иле» газеталарында, «Безнең сәхнә» кебек күмәк җыентыкларда, Республика халык иҗаты һәм мәдәни-агарту фәнни-методик үзәге тарафыннан чыгарыла торган репертуар-методик басмаларда даими басыла, радио-телевидение тапшыруларында яңгырый. Ул шулай ук онытылган һәм бүгенге көндә гамәлдә булган татар халык бәйрәмнәре, халык гореф-гадәтләре, тамашалары турындагы мәгълүмат-тасвирлама-ларны эченә алган күпсанлы белешмә-җыентыкларны төзүче буларак та билгеле.