Журналист һәм язучы Роза Муллануровага 75 яшь
«Сөембикә» журналында, «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан», «Сабантуй» газеталары битләрендә Роза Мулланурованың балалар дөньясын, сабый баланың рухи халәтен, психологиясен тоеп-аңлап язган лирик хикәяләре, әкиятләре, юмористик парчалары әледән-әле басыла килә. 1991 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Чишмә күзе» дигән китабына кергән хикәяләрендә язучы табигатьтән инсафлы, яхшы күңелле бала образларының уй-хыялларын, тормышта үз сукмагын табу өчен аларның кылган самими эш-гамәлләрен оста сурәтләп күрсәтә. Әсәрләренең теле матур, ягымлы, шул ук вакытта халыкчан бай, тәвәккәл дә.