Больше-Битаманская сельская библиотека - филиал № 10

Язучы Нурислам Хәсәновка 80яшь

Н.Хәсәновның республика көндәлек матбугатында беренче әдәби язмалары — шигырьләре, нәсерләре, очерк-хикәяләре — узган гасырның алтмышынчы елларында күренә башлый. 1982 елда эшче яшьләр тормышын сурәтләгән хикәя һәм нәсерләре тупланган «Энҗеләр балкышы» дигән беренче җыентыгы басылып чыга. Сиксәненче еллардан башлап, хикәя-нәсер жанрында нәтиҗәле иҗат иткән хәлдә, Н.Хәсәнов прозаның тормыш күренешләрен киңрәк иңләгән, катлаулы кеше язмышларын чагылдырган повестьлар язуга игътибарын юнәлтә. Авыр язмышлы кеше образларын эчке кичерешләре аша психологик планда гәүдәләндергән «Бәхилләрме йөрәк?» (1985), «Язмышың сыналганда...» (1987), «Ак балык» (1988), «Тәкъдир» (1990; икенче исеме — «Бәгырь ярасы», 2002) повестьлары укучылар тарафыннан җылы каршылана.