Больше-Битаманская сельская библиотека - филиал № 10

Язучы Гомәр Бәшировның тууына 120 ел

Гомәр Бәшир улы Бәширов — күренекле татар язучысы, фольклорчы, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1996).
1901 елның 7 гыйнварында элеккеге Арча вулысының Яңа Сала авылында крестьян гаиләсендә туа. 7 яшеннән мәзиндә кыш буе белем ала, икенче елны мәдрәсәгә керә. Ләкин ул мәдрәсәне тәмамлый алмый: аның абыйсын солдатка алалар. Әтисе бик еш авырый башлаганга күрә, төп авырлык Г.Бәширов җилкәсенә төшә.
1919 елның җәендә язучы Арча өязенең Урта Бирәзә авылында укытучы булып эшли башлый. 1920 елда яшь укытучы Кызыл Армиягә алына. Армиядә өч ел хезмәт итә, Врангель һәм Махнога каршы сугыша, Кырымны яулауда, Сиваш сазлыгын кичүдә катнаша.