Больше-Битаманская сельская библиотека - филиал № 10

Фатыйх Әмирханның тууына 135 ел

Фатыйх Әмирхан -күренекле татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе. Татар сатира жанрын тудыручы.
Фатыйх Әмирхан 1886 елның 1 гыйнварында Казанда туа. 1895 елда әтисе аны «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә илтә. Мәдрәсәдән соң, 1904 елда, Фатыйх Әмирхан Самарга рус телен өйрәнергә китә. 4 ай чамасы укыгач, аерым укытучылар ярдәмендә гимназия программасы буенча имтиханга әзерләнә. 1905 елда «Мөхәммәдия»нең алдынгы шәкертләре белән яшертен рәвештә җилем басмада «Әльислах» (гарәпчә үзгәртеп кору) исемле гәҗит чыгара башлый. Ул үзе гәҗитнең җитәкчесе һәм мөхәррире була.