Больше-Битаманская сельская библиотека - филиал № 10

Шагыйрь Хәсән Туфанның тууына 120 ел

Татар совет поэзиясе классигы Хәсән Туфан (Хәсән Фәхри улы Туфан) 1900 елның 27 ноябрендә (яңа стиль белән 9 декабрьдә) элекке Казан губернасы Чистай өязе (хәзерге Татарстан ССРның Аксубай районы) Иске Кармәт авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Булачак шагыйрь башлангыч белемне әтисеннән ала, үзлегеннән дә укый, соңрак авыл мәктәбенә йөри.