Больше-Битаманская сельская библиотека - филиал № 10

Җырым минем

Фирая Зыятдинова – дистәләгән әдәбият-сәнгать әһелләрен тудырган талантлы Әтнә ягы кызы.  “Матур буласым килә”, “Язгы ярсу”, “Ташкын”, “Айнур”, “Мин кояшка елмаям”, “Бака туе” һ.б. исемле шигырь китаплары авторы. Аның һәр шигыре, җыр көе сорап, үзенә тартып тора. Шуңа күрә Әнвәр Бакиров, Фасил Әхмәтов, Луиза Батыр-Болгари, Рәшит Кәлимуллин кебек күренекле композиторлар шагыйрәнең матур һәм моңлы шигъриятенә еш мөрәҗәгать иткәндер. Олы Битаман авыл китапханәсендә шагыйрәнең шигырь җыентыкларын, тормыш юлын яктырткан күргәзмә-портрет эшләнеп куелды.