Больше-Битаманская сельская библиотека - филиал № 10

Татар драматургиясенең классигы

Таҗи Кәлимулла улы Гыйззәтуллин — күренекле татар драматургы һәм актер. ТАССР (1939), РСФСР (1940) атказанган сәнгать эшлеклесе. Ул үз гомерендә 37 пьеса иҗат итә. Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен ул ике тапкыр “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә, Русиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәргә лаек була. Олы Битаман авыл китапханәсендә Таҗи Гыйззәткә багышланган китап күргәзмәсе эшли. Күргәзмәдә драматургның тормыш юлын яктырткан һәм авторның әсәрләрен туплаган китаплар урын алган.