Больше-Битаманская сельская библиотека - филиал № 10

Парлы гомер

8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Йорт һәм гаилә һәр кеше өчен зур әһәмияткә ия. Чөнки нәкъ менә гаиләдә өлкән буыннан кече буынга әхлакый һәм рухи кыйммәтләр, мәдәни традицияләр тапшырыла. Шунысы куанычлы, гаилә һәм мәхәббәт бүген дә төп кыйммәтләр булып кала. Тату һәм нык гаилә - зур бәхет кенә түгел, зур хезмәт тә. Нәкъ менә өй учагы тормышыбызны мәгънәле итә, бәхет һәм шатлыкны аңларга, теләсә нинди авырлыкларны җиңәргә булыша. Озак еллар бергә гомер иткән парлар аерым рәхмәткә, ихтирамга лаек.