Онытылмас мизгелләр. Видеоролик
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк.
Кайларда яшәсә, торса да,
Бер уйда, теләктә балалар.
Бәхеткә юл ярып, дусларча,
Салават күпере салалар.
Сабыйлар күңелендә һәрвакыт
Очрашу, бәйрәмнәр еш булсын.
Һәр илдә, һәр җирдә балалар
Бәхеттән, шатлыктан елмайсын.
Әйдәгез, бергәләп,
Куллардан тотышыйк.
Җир шары — уртак йорт,
Шул йортта дус яшик.
Бу җирдә һәркемнең
Бәхеткә хакы бар.
Ятимлек күрмәсен
Дөньяда балалар.
Лиана Әмирханова
Видеороликны карау өчен шушы сылтамадан үтегез
https://vk.com/wall226255776_2930