Альдермышская сельская библиотека - филиал № 1
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42218918-1/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422711, Высокогорский р-н, с. Альдермыш, ул. Я. Хабибуллина, д. 18

Язучы Мәхмүт Галәүгә 135 яшь

Егерменче еллар ахырында М. Галәү үзенең күңеле түрендә йөрткән күптәнге иҗади хыялын — татар халкының зур бер чор эчендәге тарихи тормышын иңләп алган эпопея язу турындагы ниятен эшкә ашырырга керешә. Гомуми исеме «Канлы тамгалар» дип алынган бу эпопея дүрт китаптан торырга тиеш була. Автор алдан һәр китапның киңәйтелгән планын төзи, исемнәрен билгели. Беренче китап революциягә кадәрге татар авылының, авыл һәм шәһәр халкының 1877 елгы ачлык фаҗигасен кичерү вакыйгаларын тасвирлый һәм «Ил тыныч чакта» да исемләнә. Икенче китап 1897 елгы халык исәбен алу, шуңа бәйле рәвештә авыл халкының бунт күтәрүе һәм соңыннан Төкиягә күчеп китүе вакыйгаларына багышлана. «Сабак» исемле өченче китап рус-япон сугышы һәм 1905 елгы Беренче рус революциясе чоры вакыйгаларына, ә «Өермәләр» исемле соңгы дүртенче том Октябрь революциясе еллары вакыйгаларына нисбәт ителергә тиеш була.