Центральная детская библиотека

Әдәби чара "Муса Җәлил- безнең күңелләрдә"

"Без- ТАТАРЛАР" әдәби клубының чираттагы чарасы шәһәребезнең 6 нчы санлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен оештырылды.
Бүген Үзәк балалар китапханәсендә бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган әдәби чара узды. Чара барышында китапханәчеләр балаларга шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, сугыш чорындагы батырлыклары турында сөйләделәр.

 

Очрашуда «Моабит дәфтәре» циклыннан балалар өчен язылган шигырьләре яңгырады. Моннан тыш, укучылар өчен «Батырлыкка китергән язмыш» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Анда Муса Җәлилнең шигъри җыентыклары, шулай ук аның белән бергә дошман тылында сугышкан һәм фаҗигале язмышны уртаклашкан замандашларының истәлекләре тәкъдим ителде.