"Без- ТАТАРЛАР" татар әдәби клубын ачу
«Тукайны бергәләп укыйбыз» республикакүләм проекты кысаларында Үзәк балалар китапханәсендә "Без- ТАТАРЛАР" исемле әдәби клуб ачылды. Монда татар балалары өчен төрле кызыклы чаралар, күңелле очрашулар, әдәби дәресләр узачак.
Бүген китапханәдә әдәби клубны ачу тантанасы узды. Чарада 2 нче, 3 нче, 4 нче санлы мәктәп укучылары һәм укытучылары катнашты. Бәйрәмгә кунакка әкият геройлары: Су анасы, Күбәләк һәм Былтыр килгән иде. Алар әзерләгән биремнәрне балалар зур тизлек белән башкардылар, бергәләп төрле уеннарда катнаштылар.
Чарада катнашучылар «Тукайны бергәләп укыйбыз» республикакүләм проектының "Пәнҗешәмбе укулары"на да кушылдылар.