Час доброты "СПАСИБО- объединяет"
РӘХМӘТ ҺӘРКЕМ ӨЧЕН РӘХӘТ
4 нче мәктәп укучылары белән очрашу шушы җөмләнең мәгънәсен аңлатудан башланды.
Һәр елны 11 гыйнвар көнне Халыкара РӘХМӘТ көнен билгеләп үтәбез. Мәктәп укучылары өчен әзерләнгән бүгенге чарада балалар бәйрәмнең тарихын, «Рәхмәт» дигән тылсымлы сүзнең барлыкка килүен, дөньяның төрле телләрендә яңгыравын белделәр. «Артык сүзне тап», «Җөмлә төзе» кебек уеннарда катнаштылар. Очрашуның иҗади өлешендә бергәләп рәсемле стенгазета ясадылар.