Литературное ассорти писателей и поэтов района
Балаларны районыбыз шагыйрьләре һәм язучылары белән таныштыру максатыннан китапханәче Закирова Р. Р. 2 нче мәктәпнең 4 нче сыйныф укучыларына әдәби дәрес үткәрде.
Электрон презентация ярдәмендә ул балаларны язучыларның биографияләре белән таныштырды, аларның шигырьләрен укыды.
"Әдәби туган ягым" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясаганнан соң, һәр укучы, үзенә ошаган китапны алып, бик теләп, язучыларыбызның иҗат җимешләре белән танышты